Зәй офыклары

Җиңү артыннан җиңү яулаучы хезмәттәшебез

Рәзимәбезнең тагын бер җиңүе өчен шатланабыз.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы   мөселманнарының Диния нәзарәте “Динем – Ислам, милләтем – татар” иҗади бәйгесенә нәтиҗә ясады, анда “Зәй-информ” коллективыннан дини темага әзерләнгән телевизион тапшыру белән журналистыбыз Рәзимә Кашапова “Иң яхшы телевизион материал“ номинациясендә өченче урынны алды.

Районыбызда “Зәй офыклары” журналисты Рәзимә Кашапованың язмаларын укымаган кеше сирәктер. Ул кешеләр язмышы турында да, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь тармагы мәсьәләләрен, спортны, тарихны да,  дини теманы да бик яратып яктырта газетабыз битләрендә. Әлеге темалар буенча ел саен даими төстә республика бәйгеләрендә җиңүләр яулый.

Рәзимә - Сармашбаш авылы кызы. Быел аның һөнәрен журналистика белән бәйләвенә 24 ел тула.

- Әле дә хәтерлим, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә эшләгән чорда район газета редакциясенә китапханәдә үткәрелгән чара турында язылган чираттагы материалымны китергәч, редактор Венера Миңнулловна эшкә чакырды. Журналистикада үземне сынап карыйм әле дип кенә башлаган эшкә кереп чумуыма шулкадәр вакыт үткәнен сизми дә калганмын, - ди Рәзимә.

Туган ягы табигатенә гашыйк кыз әнә шул рәвешле күңел хисләрен ак кагазь битләренә сырлап, укучыларына тәкъдим итә башлый. Вакыт-вакыт Рәзимә ниэшләп эндәшми узып китте ул, дигән сорауларны да ишетергә туры килә без хезмәттәшләренә. Бу гамәл кемгәдер булган мөнәсәбәттән түгел, ә күңеле белән инде ул тиздән газета битләрендә басылып чыгачак мәкаләсенә кереп китүдән. Иҗат кешесе бит ул әнә шулай бераз сәеррәк, чын-чынлап яхшы мәкалә язарга уйлыйсың икән, син инде тирә-якны маңгай күзең белән түгел, күңел күзең белән генә күрәсең. Рәзимә белән дә шулайрак - ул һәр язмасын үз хисләре белән төрә, аны үзе аша үткәрә.  

Хезмәттәшебезнең табигатьне никадәр яратуын без  урманнарда, тау битләрендә кайсы урында нинди җиләк, кайсы урында нинди гөмбә үсүен  белүеннән дә чамалыйбыз. Әгәр дә аңа табигать сыйлары турында сөйләргә кушсаң, белмәгәне юк аның. Ә туган ягы тарихы белән кызыксынуы кече Ватанына булган мәхәббәттән, авылдашларын, райондашларын бик  якын итүдән. Спорт темаларын үз итүе исә бертуганы Әсхәт Кашаповның көрәшче улларына көч биреп, һәр көрәш бәйгесен җан атып күзәтүдән сеңгән аңа. Дини темага килгәндә, анысы инде Рәзимәгә нәсел-нәсәбеннән, ата-анадан күчкән тәрбия. Күрәсез, журналист кеше үз мәкаләләрен язганда теманы бик якын итеп башкарса гына, ул укучы күңеленә үтеп керерлек була ала.

- Без Рәзимә белән 24 ел бер коллективта эшләү дәверендә бер-беребезнең күңел халәтен яхшы аңлыйбыз. Кайсы вакытта хезмәттәшеңне ялгыз калдыру мөһим икәнлеген, кайсы очракларда янәшәдә булу кирәклеген белеп торабыз. Иҗат кешесенә яхшы язма килеп чыксын өчен кайбер вакытта комачауламау бик мөһим, - ди Николай Шамионов.

Әйе, тәҗрибә, язу осталыгы еллар  үтү белән чарлана бара. Шуңадыр хәзер Рәзимә дә күп кенә иҗат бәйгеләрендә җиңүләр яулый. Ул бүгенге көндә “Татарстан Республикасының атказанган матбугат Һәм массакүләм коммуникацияләр  хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә ия. Без алга таба да аның каләме тутыкмавын, иҗат дәрьясының гел чайпалып торуын телибез. 

Фотолар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрате сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: