Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Җиңү өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Мирный микрорайонында тыл хезмәтчәннәре, тол хатыннар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен «Җиңү өчен рәхмәт!» дигән кече концерт оештырылды.

7 майда Мирный микрорайонындагы шәһәр мәдәният йорты иҗат хезмәткәрләре Тамара Михайловна Проснева, Анна Николаевна Хорват, Валентина Ивановна Филиппова, Рауза Мәҗит кызы Сатретдинова янына бардылар. Аларга сугыш елларында күпьеллык һәм бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре, озын гомер, тынычлык һәм иминлек теләделәр, алар яраткан җырларын башкардылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Без нәкъ менә армый-талмый хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан сугыш чоры балалары, ветераннарыбыз һәм тыл хезмәтчәннәренә туган җиребездә тыныч тормышта  яшәвебез белән рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев