Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Җиңү диктанты» темасына халыкара тарихи диктант үткәрү турында мәгълүмат

2022 елның 3 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль  партия проекты кысаларында Татарстан Республикасының барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән халыкара тарихи диктант узачак.

"Җиңү диктанты" - үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүче чараларның берсе.

2022 елда «Җиңү диктанты» нда ничек катнашырга була соң? Әлеге акциядә аны үткәрү көнендә дә катнашырга мөмкин. Өстәвенә, катнашу йә төбәк мәйданчыгында, йә онлайн форматта була. Онлайн форматта язган очракта  диктантны түбәндәге сайттан табарга була: https://диктантпобеды.рф/-.

Диктант биреме 25 сораудан торган тестны үз эченә ала, аңа катнашучы 45 минут эчендә җавап бирергә тиеш. Онлайн тест узу мөмкинлеге сайтта акция башлану белән бер үк вакытта , 3 нче сентябрь көнне Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә барлыкка киләчәк.

Акциядә катнашу өчен теркәлергә кирәк. Моны  Җиңү.рф рәсми сайтында эшләргә була: https://диктантпобеды.рф/.

Турыдан-туры катнашу өчен  Җиңү сайтында теркәлү узарга кирәк: https://диктантпобеды.рф/)

3 нче  сентябрьдә сайлап алынган мәйданчыкка килергә һәм диктант язарга. Диктант нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булачак.

Онлайн режимда катнашу өчен Җиңү сайтында теркәлү узарга кирәк: https://диктантпобеды.рф/),

шулай ук тест үткәрү өчен гариза бирергә. Моны алдан яки 3 сентябрьдә эшләргә мөмкин.

Диктант язуның онлайн форматтагы нәтиҗәсе катнашучының шәхси кабинетында тест узуга ук билгеле була.

Катнашучыларны теркәү 14:00 сәгатькә кадәр барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев