Зәй офыклары

Җиңү көне шатлык китерсә дә, сызлый әле һаман яралар!

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәбез. Югары Багражда сугышта булучыларга куелган һәйкәлгә барлыгы 269 кеше исеме кертелгән. Исемлек буенча 171 кеше сугыштан туган якларга әйләнеп кайтмаган, яу кырларында ятып калган. Күпләренең әле бүгенге көндә дә язмышлары билгесез.

Авылыбызның түбән очында, Шыйлык атавында, иң беренче куелган һәйкәлдәге исемлектә һәм авыл Советының рәсми исемлегендә сугыштан кайтмаучылар 177 кеше иде. Һәйкәл яңа урынга күчерелгәч, сугыштан кайтмаучылар исемлеге ни өчендер алты кешегә кимегән, 171 итеп язылган. Исемлекне тагын да дәвам итәргә булыр иде. Сугыш башланганчы ук авылыбызның күп кенә кешесе башка шәһәрләргә эшкә киткән, сугышны шунда каршы алган. Алар прописка буенча сугышка алынып, башка җирлек исемлегенә кертелгәннәр. Бу бәлки шуңа бәйледер... 1926 елда авылдан Кече Багражга (Никкүчтем) нигез салырга чыгып киткән авылдашларның 19 кешесе сугыштан кайтмаган. Алар кайсы исемлеккә кертелгән, билгесез... Әлеге саннар артында кеше язмышы, тарих саклана.
Һәйкәлдә сугыштан исән кайтучылар исемлегендә 29нчы булып Хрисан Николаевич Захаров язылган (исемлектә ул ни өчендер Федотович диеп куелган, Федот  -  аның өлкән улы).
Хрисан Захаров 1901 елның 16 мартында Югары Баграж авылында туа. Шунда балачагы, яшьлек еллары үтә, өйләнеп тормыш кора.  Сугыш башланганда аңа 40 яшь, алты бала әтисе була. Беренче көннәрдән үк сугышка алына һәм Мәскәүдән 100 километр ераклыктагы Волоколамск шәһәре тирәсендә барган сугышларда катнаша.
Волоколамск шәһәре немецлар өчен Мәскәүгә барганда төп стратегик юнәлеш санала. 1941 елның 16 октябреннән бу юнәлештә иң каты, иң көчле сугышлар 32 көн буе дәвам итә. Әлеге юнәлештә немецларга генерал-лейтенант К. Рокоссовский җитәкчелегендәге 16нчы армия каршылык күрсәтә. Нәкъ менә шушы Волоколамск юнәлешендә барган сугышларда Панфилов дивизиясенең 28 сугышчысы күрсәткән батырлыклары тарихка кереп кала.
Бу каты сугышлардан соң, Волоколамск немецлар кулына күчә һәм 20 декабрьдә совет гаскәрләре шәһәрне яңадан яулап ала. Әлеге сугышларның берсендә - 1941 елның 27 декабрендә Хрисан Захаровның сул кулы каты яралана. Мәскәү шәһәрендәге госпитальләрнең берсендә алты ай дәваланганнан соң, 1942 елның июль аенда өйгә кайтарып җибәрелә. Алган яралары тулысынча төзәлеп беткәч, яңадан сугышка китә.
Икенче тапкыр сугышка китүендә әсирлеккә эләгә, җәяүләп Германиягә озатыла. Әсирләрне 100-150 кешедән торган төркемнәргә бүлеп алып баралар һәм килеп җиткәч, төрле сарайларда тоталар. Ач-ялангач булалар, бетнең күплегеннән хәтта җир селкенгән кебек тоела...
Әсирлектә чагында Хрисан Захаровны бер немец кешесе үзенең хуҗалыгына эшкә сайлап ала, шул очрак аның гомерен саклап кала да инде. Тамакка шунда туйганчы ашадым, авыр эш эшләтмәде,  диеп искә ала ул. 1945 елда сугыш тәмамлануын әсирлектә ишетә. Немецларның җиңелүен ишеткәч, эшкә алган хуҗа погоннарын өзеп, кителен җиргә салып таптый һәм хатынының сеңлесенә өйләнергә тәкъдим итә.
Юк, мине өйдә гаиләм  көтә,  дигән ул. Сугыш тәмамлангач, әсирләр азат ителә.
Тоткынлыкның икенче өлеше туган илгә кайткач башлана. Әсирлектә булганга, хәрби трибунал аша җавапка тартылып, Донбасс шахтасына мәҗбүри эшкә җибәрелә. Шахтада эшләгәндә, авария булып, иңбашын имгәтә.  Авыр эш, начар туклану, имгәнү сәламәтлеген бик нык какшата аның. Еллар узгач, җәза срогы беткәч кенә, өйгә кайту бәхетенә ирешә.
Авырлыклар моның белән генә бетми әле, тән яраларына күңел җәрәхәтләре кушыла. Сугышта булмаган ир-атлар тарафыннан “военнопленный” дигән ярлык тагыла, авыл клубында булган җыелышларда тән һәм йөрәк яраларына тоз салынып, авыр сүзләр еш кабатланып тора. Тормыш авырлыклары, сынаулары аша узганга сынмый, сыгылмый Хрисан дәдәй.  
—Бабай таза, баһадир гәүдәле, шаян телле, җор сүзле кеше иде. Тормыштан зарланып яшәмәде, сугышта булган вакыйгаларны безгә шаян яктан гына искә алып сөйли иде.  1950-1955 еллар тирәсендә авылыбызда халык әкиятләре, халык фольклоры җыю буенча фәнни экспедиция эшләгән. Бабай сөйләгән “Хәйләкәр аучы” һәм тагын берничә әкият “Татар халык әкиятләре” китабында басылып чыга. Бүгенгедәй хәтеремдә, китап яшел тышлы иде, мәктәптә укыганда яратып укый идек,  - дип искә ала оныгы Елена Ильина.
Хрисан Захаров сугышта өлкән улын югалта. 1923 елда туган улы Федот әтисе артыннан 1943 елның 25 октябрендә сугышка китә. Федот шул китүдән әйләнеп кайтмый, алдагы язмышы билгесез (сугыштан кайтмаучылар исемлегендә 49нчы булып тора). 1944 елның февралендә әнисенә хәрби комиссариаттан  хәбәрсез югалуы турында хат килә.
Федот кечкенәдән рәсем ясарга,  язарга бик сәләтле бала була.
—Бүгенгедәй хәтеремдә: Федот дәдәй сугышка киткәндә, мине күтәреп алды да: “Апаем, мин кайтканчы дәү үс”,  -диеп кысып кочаклады, – дип искә ала сеңлесе Ксения түти.
Хрисан Захаров  83 яшендә 1984 елның 9 февралендә үлә, авыл зиратында җирләнә. Авылыбызда булып узган 1919 елгы гражданнар сугышының да бер шаһиты ул.

Михаил Тукранов.
Фото гаилә архивыннан алынды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: