Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Җиңү кубогына» каратэ буенча төбәкара турнир узды

Татарстан командасы җиңүенә Зәй спортчылары зур өлеш кертте.

10 майда  Базарлы Матакта Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан  «Җиңү кубогына» каратэ буенча төбәкара турнир узды. Анда Идел буе  Федераль округыннан 400 спортчы катнашты. Зәй данын тренерлар Алексей һәм  Владимир Ревиннар кулы астында шөгыльләнүче спортчылар яклады. Үз авырлыкларында Егор Ревин, Элина Хөснетдинова, София Москова, Мәдинә Төхватуллина, Дмитрий  Плеханов, Илья Большеглазов, Виталий Бочкарев, Валерий Селиверстов, Роман Решетов, Айрат Вәлишин җиңүче булды. Алибек Алиев, Әмир  Ишмөхәммәтов, Даниил Павлов, Марат  Хөснетдинов,Тимур Ишмөхәммәтов, Кирилл Ларионов – икенче, Амелия Камалиева, Георгий Скопинцев, Раил  Гомәров, Георгий Храмков, Артем Баринов өченче призлы урын алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы җиңүче булды, Зәй спортчылары җиңүгә зур өлеш кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев