Зәй офыклары

«Җиңү Кубогы»ннан - зур җиңү белән

Базарлы Матакта карате киокусинкай буенча «Җиңү Кубогы» на оештырылган төбәкара турнирда республика һәм Идел буе округыннан 300 гә якын спортчы катнашты.

Анда Зәй данын тренерлар Алексей белән Владимир Ревиннар кулы астында шөгыльләнүче яшүсмерләр яклады. Киеренке бил алышта Элина Хөснетдинова, Ангелина  Соловьева, Мәдинә Төхфәтуллина,  Эльвина Агапова, Валерий Селиверстов, Егор Баринов, Максим Зеленин, Әмир Ишмөхәммәтов, Владислав Семёнов, Раил  Гомәров, Роман  Решетовлар җиңүче булды. Рамил Сөләйманов, Данил  Воробьёв, Динар  Mәүләветдинов, Диләрә Mәүләветдинова, Иван  Баринов, Айрат  Вәлишин, Егор  Пылаев – көмеш,  Георгий Скопинцев, Артем Горшунов, Георгий Храмков, Айрат Вәлишин, Артем  Тимофеев, Дмитрий  Плеханов бронза медальгә лаек булдылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча команда җиңүче.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: