Зәй офыклары

Иң матур чыршыга 10 миллион сум

20 декабрьдән Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башланды. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итә. Әлеге конкурс ТР Җәмәгать палатасы тарафыннан ТР Президенты йөкләмәсе буенча өченче ел оештырыла. Быел аның гомуми приз фонды 10 млн сум тәшкил итә. Конкурс 5 номинациядә үткәрелә. Авыл...

20 декабрьдән Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башланды. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итә.
Әлеге конкурс ТР Җәмәгать палатасы тарафыннан ТР Президенты йөкләмәсе буенча өченче ел оештырыла. Быел аның гомуми приз фонды 10 млн сум тәшкил итә.
Конкурс 5 номинациядә үткәрелә. Авыл җирлекләре арасында конкурс 2 этапта уздырыла. Аның беренчесе муниципаль район дәрәҗәсендә үткәрелә. Анда җиңүгә ирешкән авыл җирлеге республика конкурсында катнашуга тәкъдим ителә.
Конкурска йомгак ясаганда халык фикерен сораштыру нәтиҗәләре дә, бәйрәм алды һәм Яңа ел чаралары турында республиканың муниципаль районнары сайтларында урнаштырылган хәбәрләр дә исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: