Зәй офыклары

Җиңү турында беренче хәбәрне ала

Туган як тарихын өйрәнү музееның Хәтер залы экспозицияләренең берсендә яшь кызның портреты һәм кайчандыр Зәй почтасында эшләгән кечкенә генә Морзе аппараты урнашкан.

Менә шул аппарат аша 75 ел элек, 1945 елның 9 маенда иртәнге сәгать биштә  Тамара Галяминская сугыш тәмамлану турында телеграмма кабул итә.
“Тере хәтер, тере легенда”  һәм “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” проекты кысаларында 9 июльдә музей хезмәткәрләре Тамара  Шароновадан (кыз фамилиясе Галяминская) янында булып, аудиоинтервью алдылар.
Тамара Алексеевна Иске Зәйдә 1927 елның 29 ноябрендә туган. 1939 елның 5 августында Зәй почтасына 2 разрядлы фельдегер булып эшкә урнаша, ә 1943 елның 27 гыйнварында Зәй почта элемтәсе  башлыгы итеп билгеләнә. Нәкъ менә ул Бөек Ватан сугышы   тәмамлану турында Зәйдә  беренче булып белә. Ул көнне менә ничек искә ала.
-1945 елның  9 май иртәсендә  кизү торырга керештем.  Тәрәзәгә карыйм. Иртәнге сәгать 5ләр тирәсе. Бервакыт аппарат  тавышлана  башлады, Зәйне чакыра. Нокталар, сызыклар буенча укыйм. Зәй, Зәй сугыш бетте, урааа бетте..., дип язылган, - ди ул.
Моннан берничә ел элек Тамара Алексеевна Казанга кызы янына күчеп китте, әмма ул музей хезмәткәрләре белән элемтәдә тора. Моннан тыш, аның истәлекләре буенча кече күргәзмәләр залында “Иске Зәй - йөрәккә сөйкемле почмак” дип аталган гадәти булмаган күргәзмә ачылды. Әңгәмә вакытында Тамара Алексеевна безгә гаиләсе, яраткан кроссвордлары һәм  Зәйне  сагынуы  турында да сөйләде.
Светлана Долгова, музей хезмәткәре.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: