Зәй офыклары

Иң зур теләк - бала сәламәт булсын

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” сәхифәсендә әлеге девиз астында эшләүче хөрмәтле педагог Ольга Закарьянова.

Ул – «Аленка» балалар бакчасы физик культура буенча инструкторы. Ольга Ивановна турында чын мәгънәсендә XXI гасыр педагогы, дияргә була. Берничә дипломлы белгеч булудан тыш, ул үз өстендә эшләүне, теоретик һәм практик белемнәрен яңартып торуны алга куя. Һәрвакыт заман белән бергә атлый, яңа алымнарны өйрәнә, аларны эшенә актив кертә.

 

Бала сәламәтлеген кече яшьтән кайгырту кирәклеген һәркем белә. Ольга Ивановна балалар белән шөгыльләнеп, алар сәламәтлеген ныгыту өстендә эшли. Бу сүздә генә калмый. Үзенә таләпчән педагог балалар арасында авыруларны кисәтү өчен максатчан эшли.

  • Белем бирү процессын оештыруга югары таләпләр куела торган тиз үзгәрүчән вакытта эшлим. Кеше табигатьтән алган иң кыйммәтле бүләк - ул сәламәтлек. Тәрбия һәм укыту процессында сабыйларыбыз сәламәтлеген саклау - безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, - ди Ольга Ивановна

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: