Зәй офыклары

Җиһанда җәйнең соңгы ае - август

Җәйнең соңгы ае - август та башланып китте. Август сынамышларына күз салып, көзнең, кышның ничек киләсен чамаларга була.

Һава торышына бәйле сынамышлар:

Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.
Томан озак таралмый торса - аяз көнгә.
Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә. Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә. Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.  
Табигатькә бәйле сынамышлар:
Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.
Җылы, яңгырлы август - гөмбә уңышына.
Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: