Зәй офыклары

Җиде яшьлек бала велосипед урлаган

9 июльдә эчке эшләр бүлегенә шәһәрдә яшәүче бер кешедән йорт подъездыннан велосипедын урлаулары турында гариза керә.

Аңа 12 мең сумлык матди зыян килә. Әлеге җинаятьтә балигъ булмаган 7 яшьлек баланың катнашы барлыгы ачыклана. Моннан тыш, әлеге баланың бер автомобиль салоныннан документлар һәм антирадар урлауда да катнашы булуы ачыклана.  Балигъ булмаганнарның урлашуга барулары - иң борчыганы. Ә урлашу өчен җәза 14 яшьтән билгеләнә. Штраф булырга мөмкин, әлбәттә, аны күп очракта әти-әнигә түләргә туры килә. Урланган велосипедта еракка китеп булмый, җәзадан качып та. Бала тайгак юлга кереп китмәсен өчен бу турыда бала белән сөйләшүләр үткәрү мөһим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: