Зәй офыклары

Идел буе академиясендә Татарстан авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерлиләр

Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Татарстанда аз комплектлы авыл мәктәпләре өчен киң профильле тренер-укытучылар әзерли башлаячаклар, дип хәбәр итә “Татар-информ” МА. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов сөйләде.

Без ТР Президенты белән киңәшләштек, ул безне хуплады, бу уку елыннан башлап интеграцияләнгән укыту формасын кертәбез, авыл мәктәпләре өчен махсус 50 кешедән төркем җыябыз һәм киң профильле белгечләр әзерләячәкбез", — диде Борһанов.

Бер педагог физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укыта, укучыларны спорт секциясендә өйрәтә, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр өчен дәвалау физкультурасы буенча дәресләр алып бара ала.

«Безнең бит һәр район үзәгендә спорт корылмалары, клублар бар. Ставкалар да бар, ә әзерлекле кешеләр җитми», — дип ассызыклады ул.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылган,  видеоверсияне «Татар-информ» МА YouTube каналында  күрергә мөмкин.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасындагы әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: