Зәй офыклары

Җиңел атлетика буенча кышкы шәхси беренчелек

5-8 декабрьдә Казанда 2003-2004, 2005-2006 елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча кышкы шәхси беренчелек узды.

Зәйнең «Барс» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Мария Устимкина 800 метр арада 1нче спорт разряды нормасын үтәп җиңүче булды, 400 метрда III урын алды.  Богдан Волков каршылыклы 2000 метр арада - III, 1500 метрда -V , Денис  Шигаев 60 метр арада - V, Әдел Шәрәфиев каршылыклы 2000 метр дистанциядә -IV, 1500 метрда -VII (тренеры В. Лисов), Ангелина Маркелова каршылыклы 2000 метрга йөгерүдә (тренеры И. Дылевская) III урын алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: