Зәй офыклары

“Җиңгәчәй” кызлары

Мәдәни тормыш кайнап тора безнең районда. Фестиваль, бәйгеләр берсен-берсе алыштырып кына тора.

Менә шул чараларга әзерләнгәндә кемнең ишеген кагыйм икән, бу юлы  кемгә мөрәҗәгать итим икән дип уйлый башлыйсың. Сүз дә юк, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларыбыз күп, мәдәният йортындагы түгәрәкләргә теләп  йөриләр. Ләкин һәркемнең үз тормышы дигәндәй, үзешчәннәрнең дә шәхси мәшәкатьләре килеп чыгып тора.

  Менә шундый  чакларда  таяна торган ышанычлы кешеләребез бар безнең. Чакыруга гозереңне тыңлап,  “артистларның  атказанганнары килде”, дип шаярып килеп керәләр алар, мәдәният йортына. Аерым, ялгыз номерлар белән сирәк чыкканга әйтүләре инде аларның. Ә активлыкларына күз тимәсен, “Җиңгәчәй”, “Әллүки” фольклор төркемендә дә җырлыйлар, “Балкыш” халык театрына да йөриләр.  

   Элемтә бүлеге  башлыгы булып эшләүче Рузилә Фәсхетдинова  безнең “уң кулыбыз”, аңа һәрвакыт та ышанырга була, аның өчен әйткән сүз - аткан ук. Театральләштерелгән тамашаларда катнашудан тыш, ул безгә бәйрәмгә әзерлек этабында бигрәк тә ярдәм итә, яхшы киңәшләр, идеялар бирә. Декорация, бизәү эшләрен һәрвакыт бергә башкарабыз. Шуның өстенә Рузиләбез  үрнәк алырлык  хуҗабикә, бакчаларында  күз явын алырлык чәчәкләр, төрле яшелчәләр,  җиләк--җимешләр үстерә. Алардан тәмле-тәмле салатлар, кайнатмалар хәзерли.  Гаиләсенә җылы оекбаш-бияләй бәйләргә дә җитешә.

 “Чулпан” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Людимла Баранова исә мәдәни тормышка үзе артыннан башкаларны, яшь буынны да ияртә. Балаларга җырлар, биюләр өйрәтә. Үзенең шәкертләре белән төрле  конкурсларда катнашып җиңүләргә ирешәләр. Ачык йөзле, йомшак күңелле Людмиланы балалар да, өлкәннәр дә ярата. Ул бик күп еллар төп хезмәте белән бергә социаль хезмәткәр вазыйфасын да башкарды. Әби-бабайлар да аның өчен “Безнең Людабыз”дип өзелеп торды. 

Людмилабыз матур җырлый, аның тавышынада керәшен халкына гына хас булган аһәң бар. Спектакльләрдә дә  бик теләп катнаша, комедик рольләрне  аеруча  оста башкара.

 Раушания Хәйруллина  исә, нәфис сүз остасы. Башкалардан аерылып тора торган бер ягы бар аның, сүзләрне искиткеч тиз ятлый. Ашыгыч, тиз кирәк булганда  иң күп сүзле рольне алып, ул барыбызны да коткара.  Сәхнәдә матур-матур образлар тудыра ул. Авыл әбиләрен дә, усал хатыннарны да, юаш апаларны да менә дигән итеп гәүдәләндерә, ул башкарган юмористик монологларны тамашачылар алкышларга күмә. “Сәхнәгә чыкканчы дер калтырыйм, ә кергәч тәннән рәхәт дулкын агыла, тагын чыгасы килә, нинди җене бар икән бу сәхнәнең?!”-ди Раушания.

  Гөлнур апа Тихонова бу төркемгә күптән түгел, авылга күчеп кайткач кына килеп кушылса да, аның җырлау “стажы” зур. Мәктәптә укыганда ук концертларда  матур итеп ялгыз җырлар башкарганын хәтерлим әле мин. Хезмәт юлын сәүдә өлкәсендә үткәргән Гөлнур апабыз бүген лаеклы ялда, бәхетле хатын һәм дәү әни.  Мәдәният йортында уза торган барлык чараларда теләп катнаша. “Әйлән-бәйлән” район фестиваленә әзерләнгәндә без аның “багажына” таяндык, аның  күңел-хәтерендәге сурәтләрне үзебезчә баеттык һәм менә дигән программа килеп чыкты. Халык  җырларын бик күп белә Гөлнур апабыз, концертларда да ретро җырлар башкарып, тамашачыларның, бигрәк тә өлкән һәм урта буынның күңел кылларын тибрәтә.

    Бу ханымнарны бай рухлылар  дип, ничек әйтмисең,  иҗатка чын-чынлап гашыйклар гына сәхнәгә бер киеп чыгар өчен үз исәбеннән күлмәк сатып ала,  алъяпкычлар тегеп, үз куллары белән чигә, эшеннән кайткач 3-4 сыерын савып, кич клубка репетициягә ашыга, Чын иҗат кешесе генә үзе чыгыш ясаган концертлардан соң төннәр буе йокламыйча, нәтиҗә ясап ята. Ә безнең “Җиңгәчәй” кызлары нәкъ менә шундый! Алдагы елларда да бу матур ханымнарны сәхнәдә күрербез дип ышанасы килә.

Миләүшә Хәйруллина

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: