Зәй офыклары

Игелекләр кылып яшик!

16 - 23 апрельдә районда "Язгы изгелек атнасы" ирекле акциясе үтә. Атналык кысаларында нинди чаралар узачак, аның нинди үзенчәлеге булачак? Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Бертман сөйли. - "Язгы игелек атнасы" акциясе районда унөченче мәртәбә үткәрелә. Ул Бөек Җиңүнең -71, Габдулла Тукай тууның 130...

16 - 23 апрельдә районда "Язгы изгелек атнасы" ирекле акциясе үтә. Атналык кысаларында нинди чаралар узачак, аның нинди үзенчәлеге булачак? Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Бертман сөйли.

- "Язгы игелек атнасы" акциясе районда унөченче мәртәбә үткәрелә. Ул Бөек Җиңүнең -71, Габдулла Тукай тууның 130 еллыгына әзерлек һәм санитар-экологик икеайлык барышы белән кисешә. Атналык кысаларында дистәләгән социаль чаралар, проект, акцияләр оештырылачак. Алар - макулатура тапшыру, мәктәп территорияләрен тәртипкә китерү, парк һәм скверларны җыештыру, хәйрия концертлары уздыру, авыр тормыш хәлендә калучыларга кием-салым, китап, уенчыклар җыю һәм башкалар.

Акциянең максаты - балаларны, яшьләрне изге эшләр башкаруга тарту, төрле иҗтимагый проблемаларны чишүгә җәлеп итү.

Атналык "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда зур бәйрәм төсен алып ачылачак. Планга сугыш ветераннарына ярдәм итү һәм аларны кайгырту да кертелгән. Агымдагы ел районда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы буларак, бигрәк тә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чаралар игътибар үзәгендә булачак. Күп чаралар балалар һәм яшүсмерләр арасында тәрбия эшенә юнәлдерелгән. Мәктәпләрдә игелеклелек дәресләре узачак.

Шәфкатьлелек атнасында ярдәм-кайгыртуга мохтаҗ булган янәшә-тирәдәгеләребезгә, кадерле ветераннарыбызга, күрше-тирәдәге ялгыз яшәүче өлкәннәргә игътибарыбызны, ягымлы карашны жәлләмик, гомумән, изге, игелекле гамәлләр кылырга ашыгыйк! Эшләгән изгелегең үзеңә игелек булып кайтыр, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: