Зәй офыклары

Игътибар, һава торышы бозыла!

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәрдә - 20-23 ноябрьдә, һава торышының сизелерлек үзгәрәчәге турында хәбәр итә. Һава торышының көйсезләнүе Россиянең Европа территориясенә тирән циклон керүе белән бәйләп аңлатыла. Иртәгә, 21 ноябрьдә, юеш кар явуы күзәтеләчәк. Юеш карны урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында яңгыр алмаштыра. Буран булу...

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәрдә - 20-23 ноябрьдә, һава торышының сизелерлек үзгәрәчәге турында хәбәр итә.

Һава торышының көйсезләнүе Россиянең Европа территориясенә тирән циклон керүе белән бәйләп аңлатыла. Иртәгә, 21 ноябрьдә, юеш кар явуы күзәтеләчәк. Юеш карны урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында яңгыр алмаштыра. Буран булу ихтималы бар - күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана.

22-23 ноябрьдә Татарстанда яңгыр яву ихтималы зур, җилнең тизлеге секундына 15-20, кайбер урыннарда 24 метрга кадәр җитә. Ёава температурасы 0 градустан югары булачак.

Зәйдә бүген - 20 ноябрьдә көндез - 6, төнлә -8 градус салкын, ә ял көннәрендә +8, +4 градуч җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: