Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

"Игътибар-балалар!” акциясе башланды

Республикада, шул исәптән Зәй районында 17 майдан 3 июньгә кадәр балаларның юлларда имгәнүләрен кисәтү максатыннан "Игътибар-балалар!” акциясе үткәрелә.

Әлеге оператив-профилактик чара турында район ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Рамил Гарифуллин белән әңгәмә кордык.
- Рамил , әңгәмәбезне юлларда балалар катнашындагы хәлләргә күзәтү ясаудан башлыйк әле.
- Юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрне булдырмау максатында бөтен мөмкинлекләрне куллану бик мөһим. Билгеле булганча, агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 124 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган һәм 128е яраланган (узган ел бу вакытта 92 юл һәлакәтендә 4 баланы югалттык, 102се яраланды). Зәй районы буенча карасак, агымдагы елның 4 аенда район юлларында балигъ булмаганнар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, май аенда тагын бер бала юл һәлакәтендә зыян күрде. Аларда ике балигъ булмаган пассажир һәм җәяүле - беренче сыйныф укучысы тән җәрәхәте алды. Статистика мәгълүматларын анализлау күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәйге айларга туры килә. Чөнки каникуллар башлану белән балалар урамнарга күпләп чыга, велосипедларда йөрүчеләр саны да арта. Мәсәлән, 2020 елның июнь-август айларында республикада 166 юл-транспорт һәлакәте исәпләнгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 173 бала зыян күргән. Шуңа да, җәйге каникуллар алдыннан ата-аналарга бу мөһим темага аеруча игътибар итәргә киңәш итәм. Балалар өчен юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү, юл кагыйдәләренә өйрәтүнең иң үтемле формасы - шәхси мисал. Әгәр сез кагыйдәләрне бозасыз икән, сез балагызны куркыныч астына куясыз, дигән сүз. Шуңа күрә, гаиләгез белән кагыйдәләрне төгәл үтәүгә игътибарлы булуыгызны сорыйм.
- "Игътибар-балалар! акциясе кысаларында нинди чаралар оештыру планлаштырыла?
- "Игътибар-балалар!” акциясе һәр ел саен мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башлану чорында һәм көз көне уку елы башланган вакытта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе тарафыннан үткәрелә. Бу балалар катнашындагы һәлакәтләрне булдырмый калу, яшь юл йөрүчеләргә игътибарны аерата арттыруны күздә тотып эшләнә. Ә профилактик чараларга килгәндә, машина йөртүчеләрне балаларны транспорт салонында дөрес утыртып йөртү, юлларда кагыйдә бозмау буенча тикшерүләр үткәрү, җәяүлеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча аңлату эшләре алып бару, яктылыкны кире кайтаручы элементларны популярлаштыру буенча чараларны барлау, балигъ булмаганнар катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр оештыру, балалар учреждениеләрендә автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында юлларда балаларның үз-үзен тотышы мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышлары үткәрү, сәламәтләндерү лагерьларында балаларда юлларда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту буенча конкурслар, викториналар һәм башка чаралар алып бару күздә тотыла.
- Транспорт чараларында балаларны утыртып йөртү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшереп үтсәгез иде.
- Һәр ата-ана балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга бурычлы. Ата-ана баласы өчен куркыныч тудыручы урыннарда, шул исәптән юл яннарында, бигрәк тә кече яшьтәге баланы караучысыз калдырмауны кайгыртырга тиеш. Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобиль һәм йөк автомобиле кабинасында йөртү махсус җайланмалар ярдәмендә генә башкарыла. Яшь пассажирны автомобиль салонына утыртканда куркынычсызлык каешлары яки балаларны утыргычта нык тоту системасы кече яшьтәге пассажирның авырлыгына һәм үсешенә туры килә торган махсус җайланма кулланып гамәлгә ашырылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балаларны 7 яшьтән өстә булганда да, машинада куркынычсызлык кагыйдәсен төгәл үтәп утыртып йөртергә киңәш итә. Исегездә тотыгыз: балалар-юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылар, аларның иминлеге өлкәннәргә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев