Зәй офыклары

“Игътибар, балалар!» айлыгы башланды

Бүгеннән республикада, шул исәптән безнең районда да "Игътибар, балалар!" айлыгы башланды. Ул ел саен 15 майдан 15 июньгә кадәр балалар катнашында юл һәлакәтләренә юл куймау максатында, киң күләмдәге профилактик чара буларак оештырыла. Татарстанда 4 ай эчендә балалар катнашында 135 юл фаҗигасе теркәлгән, аларда 4 бала үлгән, 138е тән җәрәхәтләре алган....

Бүгеннән республикада, шул исәптән безнең районда да "Игътибар, балалар!" айлыгы башланды. Ул ел саен 15 майдан 15 июньгә кадәр балалар катнашында юл һәлакәтләренә юл куймау максатында, киң күләмдәге профилактик чара буларак оештырыла. Татарстанда 4 ай эчендә балалар катнашында 135 юл фаҗигасе теркәлгән, аларда 4 бала үлгән, 138е тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 26га артык. Шунысы да игътибарга лаек, соңгы вакытта җәяүле балалар катнашында юл һәлакәтләре арту күзәтелә. Зәй районында да ел башыннан балалар катнашында теркәлгән өч һәлакәттә җәяүле балалар зыян күргән. Аларда балаларның машина юлына тиешсез урыннан кинәт йөгереп чыгулары теркәлгән, шуңа да хәзер район ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар учреждениеләре тирәсендә кизү торуны көчәйтте, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл кагыйдәләре темасына сөйләшүләр үткәрелә. Һәр ата-анадан баласын иртән өйдән чыгарып җибәргәндә кат-кат юл кагыйдәләрен истән чыгармау турында кисәтү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: