Зәй офыклары

"Игътибар-балалар!” профилактик акциясе старт ала

Балаларның юл-транспорт фаҗигаләрендә имгәнүләрен кисәтү максатында, республикада 20 майдан 3 июньгә кадәр “Игътибар-балалар!” профилактик акциясе узачак.

 2020 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 4 бала һәлак булган һәм 101е төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган. Сататистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәйге айларга туры килә. Әйтик, 2019 елның июнь-август айларында 151 юл-транспорт һәлакате булып, аларда 4 бала һәлак булган һәм 158 бала зыян күргән.
 "Игътибар-балалар!” акциясе кысаларында  дәүләт автоинспекциясе тарафыннан "Сакла. Ру” сайты аша  җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау чаралары уздырылачак. Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Ата-аналар үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобиль һәм йөк автомобиле кабинасында махсус җайланмаларда гына утыртып йөрү рөхсәт ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: