Зәй офыклары

“Игътибар – балалар!” профилактик чаралар старт алды

Уку елы тәмамланып, җәйге каникуллар башланган вакыт - урамнарда хәрәкәтнең аеруча көчәйгән чоры.

Бу исә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каникуллар вакытында балалар, яшүсмерләр арасында профилактик эшчәнлекне көчәйтүне алгы планга куя. Чөнки бу вакытта балаларның һәлакәтләргә юлыгу очраклары ешая. Шул сәбәпле, 14 майдан 5 июньгә кадәр республикада "Игътибар: балалар" профилактик чаралар үткәрелә.

Аның кысаларында юл хәрәкәтендә иминлекне ныгыту буенча район комиссиясе утырышында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү мәсьәләсе карала, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның тәрбиясен арттыруга юнәлдерелгән максатчан профилактик чаралар үткәрелә. Шулай ук, әти-әниләр белән җыелышлар вакытында иминлек каешларын, балалар өчен махсус урындык-җайланмалар куллану кирәклеге аңлатыла. Белем бирү учреждениеләрендә, сәламәтләндерү лагерьларында балалар белән профилактик акцияләр үткәрү каралган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлек режимын бозган, тиешле урында җәяүлеләрне үткәрмәгән, балаларны махсус урындыкларсыз йөрткән шоферларны ачыклыйлар, шулай ук, юл кагыйдәсен бозучы жәяүлеләр, 14 яше тулмаган килеш машина юлында велосипедта йөргән балалар, махсус юл йөрү таныклыгы булмаган һәм 16 яше тулмаган, мопед, скутер белән идарә итүче яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре җәзасыз калмаячаклар.

Статистик мәгълүматлар буенча балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре каникуллар чорында арта. Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 130 юл фаҗигасе булган, аларда 136 бала төрле тән җәрәхәтләре алган.

 Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе идарәсе әти-әниләрдән балалар тарафыннан  юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәвенә игътибарны көчәйтергә чакыра.

Фото интернеттан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: