Зәй офыклары

Игътибар: Бөтенроссия конкурсы!

Ел саен Россия Федерациясендә “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ирешүче оешмасы” конкурсы үткәрелә.

Конкурсның төп максаты -  югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешкән оешмаларны ачыклау, алар тәҗрибәсен, өйрәнү һәм башкаларга тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.
Конкурс түбәндәге 15 номинация буенча үткәрелә:
- җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эш урыннары булдырган  өчен;
-җитештерү тармагы булмаган оешмаларда эш урыннарын булдырган өчен;
- җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда  производство травматизмын һәм һөнәри авырулар санын киметкән өчен;
- җитештерү тармагы булмаган оешмаларда производство травматизмын һәм һөнәри авырулар санын киметкән өчен;
- җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстергән өчен;
-җитештерү тармагы булмаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстергән өчен;
- җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда  сәламәт яшәү рәвешен формалаштырган  өчен;
- җитештерү тармагы булмаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштырган өчен;
-  җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда  социаль партнерлыкны үстергән өчен;
- җитештерү тармагы булмаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен  һәм тагын башка номинаияләр.
Бәйгедә региональ һәм федераль дәрәҗәдә катнашу бушлай.
Конкурста Россия юридик затлар, оештыру-хокукый, милек формасына  бәйсез рәвештә, юридик затларның филиаллары катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында  15 сентябрьгә кадәр  кабул ителә.
Бәйгедә катнашу шартлары һәм үткәрү тәртибе турында http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm сайты аша белеп була.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: