Зәй офыклары

ИГЪТИБАР: ЕЛ ЛОГОТИБЫНА КОНКУРС!

Хәбәр ителгәнчә, 2016 ел районда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Шул уңайдан ел логотибына конкурс уздырыла. Ул 10 - 17 декабрьдә үткәрелә. Конкурста катнашу өчен ирекле формада гариза язарга кирәк. Гаризалар башкарма комитетның 63нче кабинетында кабул ителә, аны электрон юл белән T.Loptova@tatar.ru адресына юлларга да мөмкин....

Хәбәр ителгәнчә, 2016 ел районда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Шул уңайдан ел логотибына конкурс уздырыла. Ул 10 - 17 декабрьдә үткәрелә. Конкурста катнашу өчен ирекле формада гариза язарга кирәк. Гаризалар башкарма комитетның 63нче кабинетында кабул ителә, аны электрон юл белән T.Loptova@tatar.ru адресына юлларга да мөмкин. Дөрес һәм тулы итеп тутырылмаган, хәбәрләшү өчен телефоннар куелмаган, соңарып килгән гаризалар кабул ителми. Эшләрне конкурс комиссиясе түбәндәге критерийлардан чыгып бәяли:

-креативлык, уникальлек, оригинальлек, кабатланмас һәм сыйфат;

-укылырлык һәм төрле размерга зурайтырлык булуы;

-адаптивлык;

-мәдәни эстетик таләпләргә җавап бирүе.

Конкурска кабул ителгән эшләр рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.

Эшләр кәгазьдә һәм электрон формада JPEG (jpg) форматында (600дән дә ким булмаган dpi, 8 Мбтан артмаган) кабул ителә. Интернет сайтыннан алынган материалларны бирергә ярамый. Конкурс нәтиҗәләре 2015 елга йомгак ясаганда хәбәр ителә һәм матбугат чараларында бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: