Яңалыклар

Игътибар: конкурс!

Мәгариф идарәсе “Минем шәһәр – минем старт” проектын (муниципаль районның кадрлар резервын формалаштыру) тормышка ашыру кысаларында “Мин Россия киләчәген сайлыйм” дип аталган эсселар конкурсы игълан итә.

Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрле яшьләр катнаша ала. Эссе үз эченә һөнәр сайлау мотивларын ачу, белем алуга үз принципларыннан якын килү, бүгенге заманда үз һөнәреңнең миссиясен, сайланган эшчәнлекнең мәгънәсен аңлау,  бүгенге көн проблемаларын күзаллый белү һәм аларны белгечлек чаралары белән мөмкин булганча хәл итү юлларын  күрсәтә алуны колачлый. Конкурс нәтиҗәләре нигезендә иң яхшыдип табылган эшләр авторларга “Мин - лидер” һөнәри тестында катнашу хокукы бирә. Конкурска эшләр 22 февральгә кадәр мәгариф идарәсендә кабул ителә. Эссеның күләме 6 биттән артмаска тиеш.

Конкур җиңүчесе итеп бер генә кеше билгеләнә. Аңа 5000 сум күләмендә акчалата бүләк каралган. Ике кеше призер буларак бүләкләнәчәк (премия - 3000 һәм 2000 сум). Конкурста катнашучыларның барысына да катнашучы таныклыклары тапшырылачак. Белешмәләр өчен телефон: 3-19-64.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Игътибар: конкурс!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар