Зәй офыклары

Игътибар: яңа рубрика “Туган якка солдат сәламе”

Туган илен сакларга армия сафларына киткән егет өчен өзгәләнеп, сагынып яши якыннары. Аларның хисләрдән ташып торган күңеленә бер җылы сүз җитә. Ул да булса – солдат сәламе.

Без газетабыз битләрендә, интернет челтәрендәге сайтларыбызда “Туган якка солдат сәламе” дип аталган  рубрика ачабыз. Әлеге сәхифәбез  армия сафларында хезмәт итүче Зәйнең кыю егетләренә багышлана. Алар бүгенге көндә иксез-чиксез илебезнең төрле шәһәрләрендә үзләренең изге бурычларын үтиләр – Ватаныбызны саклыйлар.
Хөрмәтле зәйлеләр, сез армия сафларында хәрби бурычын үтәүче газиз кешеләрегез турында безгә аларның присяга кабул итү вакытындагы фотоларын, егетләребезнең туган якка язган хатларыннан өзекләрне, видеосәламнәрен юллый аласыз.  Язмалар газетабызда һәм аның сайтында, Вконтакте, Инстаграм төркемендә  урын алачак.
Белешмәләр өчен телефон: 7-24-50.
Электрон почта: zayof@yandex.ru.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: