Яңалыклар

Игътибарлы булыгыз, таләпләрне төгәл үтәгез!

Район ЮХИДИ инспекторлары юлларда игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Статистика мәгълүматлары соңгы бер ай-ай ярымда юл хәрәкәте кагыйдәләренең бозылуына юл куелуы турында сөйли.

-Агымдагы ел башыннан руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган 20 машина йөртүче ачык-ланды, 36 очракта - балаларны махсус утыргычтан башка, 12 очракта машина тәрәзәләрен  караңгылату кагыйдәсен бозучылар  теркәлде.  Төнге вакытта юл хәрәкәтендә яктылыкны кайтару элементлары булмаган 12 кешене тоткарладык,  транспортта куркынычсызлык каешларын эләктермичә  йөрүчеләр -10 кеше. Җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары да юк түгел – 20 очрак. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәгән 41 машина йөртүчегә карата яңадан беркетмә төзелде, -ди ЮХИДИнең юл-патруль отряды командиры Рөстәм Биктаһиров.
Юл хәрәкәте кагый-дәләрен бозучылар өчен штрафларны түләмәү күңелсез хәлләргә китерүе хакында  онытырга ярамый. Әлеге уңайдан Рөстәм Биктаһиров тагын бер мәртәбә  аңлатма бирә.
-Россия Федерациясе кодексы нигезендә административ хокук бозулар өчен билгеләнгән штраф административ штрафка тартылу турындагы карар чыккан көннән алып 60 көн дәвамында түләнелергә тиеш. РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенең 1нче бүлеге нигезендә административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен күләме 1 мең сумнан да ким булмаган һәм билгеләнгән штрафның икеләтә күләмендә штраф, яисә  15 тәүлеккә кадәр административ арест, ягъни 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Моннан тыш, штрафларны түләтү максатыннан транспорт чараларына яки башка мөлкәткә арест салу практикасы да кулланыла. Транспорт чараларының кайбер хуҗалары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән административ җәза турында белмәдек дип, җаваплылыктан качмакчы булалар. Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә, РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозулар автоматлашкан режимда эшләүче техник чаралар ярдәмендә теркәлгән очракта, административ җаваплылыкка транспорт чарасының хуҗасы җәлеп ителә. Бу очракта аларга карата билгеләнгән административ штраф турында өстәмә рәвештә хәбәр җибәрелә. Әлеге  штрафларны түләмәгән очракта шулай ук РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча җаваплылык каралган.
Мондый күңелсез хәлләргә очрамас өчен ЮХИДИ идарәсе барлык йөртүчеләр һәм транспорт хуҗаларын штрафларын вакытында түләп барырга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Игътибарлы булыгыз, таләпләрне төгәл үтәгез!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар