Зәй офыклары

Ике диңгезче – безнең горурлыгыбыз

Югары Пәнәче авылының диңгез флотында хәрби хезмәт үтүче егетләре.

Хәрби комиссариатта армия сафларына медицина тикшерү үтүче  егетләрнең хәрби билетларында сәламәтлекләренең нинди  категориядә булуы  турында тамга куялар.   Еш кына хәрби билеттагы шул бер  хәреф белән  сан   армиягә алынучының хезмәт итәчәк гаскәрләренә генә түгел, ә аның калган тормышына да нык йогынты ясый. Шуның өчен элиталы гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләүчеләргә чакыруга кадәр берничә ел алдан әзерләнергә кирәк. Сәламәтлек турында А1 шифры белән яраклылык категориясе болай гына бирелми. Моның өчен физик яктан көчле, чыдам, ныклы сәламәтлек, кирәкле буй, спортта яхшы казанышлар булырга тиеш. А1 – хәрби хезмәткә яраклылыкның иң яхшы категориясе.   
Илдар Илсур улы Га-лиуллин 1990 елда   Югары Пәнәче авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәрендә  икътисад һәм хокук институтына укырга керә һәм юрист һөнәрен үзләштерә. Илдар  югары белем алгач, үзе теләп Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә китә.  
    Аны Севастополь шәһәренә җибәрәләр һәм элемтәчелеккә өйрәтәләр. Илдарга диңгез авиациясендә хәрби хезмәт бурычларын үрнәк рәвештә үтәгән һәм яхшы дисциплина күрсәткән өчен өлкән матрос дәрәҗәсе бирәләр. Мондый дәрәҗә  иң яхшы матросларга гына бирелә һәм алар командирлар булмаганда, аларны да  алыштыралар.
“Армиядә хезмәт итү һәр ир-егетнең тормышында онытылмас эз калдырып, аның киләчәк тормышында да зур роль уйный. Ә армия хезмәтендә табылган дуслар мәңге онытылмый. Ватанны саклау  - һәр егетнең бурычы. Ир-атлар авырлыклар алдында каушап калмаска, аларны җиңә белергә тиеш дип уйлыйм. Мин беркайчан да армия сафларына хезмәт итәргә үзем теләп киткәнгә үкенмәдем, яратып хезмәт иттем. Ә иң истә калганы - бервакыт өйрәнүләр вакытында артистлар килде, бу минем туган көн иде. Барлык солдатлар алдында мине туган көн белән котлап җыр башкардылар. Бик рәхәт, күңелле булды”, - дип искә ала Илдар.
Тагын бер солдатыбыз Илнур Айдар улы Вәлиәхмәтов 1996 елда    Югары Пәнәче авылында туа. Мәктәпне бетергәч, Чаллы шәһәрендә КФУга юристлыкка укырга керә. Бер ел укыгач, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәр өчен, үзе теләп армия сафларына китә. Илнур кечкенәдән үк спорт-ны ярата, профессиональ хоккей белән шөгыльләнә. Шуңа күрә дә хәрби комиссариатта Илнурның хәрби билетына А1 шифры куялар. Белгәнебезчә, мондый шифрлар куйсалар, булачак солдатның сәламәтлеге бик яхшы   һәм солдат я десантурага, я диңгез пехотасына эләгә. Илнурны     Севастополь шәһәренә җибәрәләр һәм водолазчылар (су астында эшләүче)  мәктәбендә укыталар.   Дүрт ай укыгач, Владивосток шәһәренә җибәрәләр. Анда 155нче диңгез пехотасы бригадасына эләгә һәм аларны   махсус билгеләнештәге водолаз-разведчик  итеп әзерлиләр.
 “Армия тәртипкә өйрәтә, тормышка карашны үзгәртә, егетләрдән чын ирләр ясый. Армиядә ныгып кына калмадык, яңа дуслар да таптык.  Дуслыкның кыйммәтен  дә армиядә аңлыйсың икән. Ватан өчен җаваплылык та шунда тәрбияләнә. Миңа армиядә хезмәт итү бик ошады. Су астына төшәргә, курыкмаска, көчле дисциплинага  өйрәндек, моңарчы ишетеп кенә белгән күп шәһәрләрне күрдек. Элек диңгез хезмәтендә ике ел хезмәт иткәннәр, без бер генә ел хезмәт иттек. Шулай да армия безнең өчен тормыш мәктәбе булды. Мин һәр егет шушы солдат мәктәбен үтәргә тиеш дип саныйм,” − ди Илнур.  
Ватаныбызны шундый ир-егетләр саклаганда күгебез аяз, дөньялар тыныч, аналарның йөзе якты, сабыйларның йокысы татлы   булыр. Без аларга ышанабыз, алар белән горурланабыз.

Дания Шәрифуллина, Югары Пәнәче авылы китапханәчесе.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: