Зәй офыклары

Илдар Гыйльметдинов: Конституциягә төзәтмәләр-традицияләрне, мәдәниятне һәм телне саклау ул

Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты илнең төп законына үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

РФ Конституциясенә төзәтмәләрнең һәр блогы россиялеләр өчен мөһим булган яңалыкларга кагыла: гражданнарның социаль хокукларын яклау, дәүләт идарәсен камилләштерү. Бүген тавыш бирүдә катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов шундый фикер белдерде.

"Төзәтмәләр минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән була алмый дигән позицияне беркетә-бу бик мөһим норма. Биредә  күпмилләтле халыкларның традицияләре, мәдәнияте, шул исәптән телне саклау гарантияләнә», — диде Гыйльметдинов.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, Конституциянең барлык нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен тиешле федераль закон һәм башка норматив актлар кабул итәргә кирәк булачак. "Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, без Конституциянең яңа нормаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән 50гә якын Федераль законны карарга әзер булачакбыз», - дип ассызыклады депутат.

Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза. 30 июнь кичендә Татарстанда 2 млн. нан артык кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми санының 69,8% ын тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: