Зәй офыклары

Илкүләм проектларның тормышка ашырылышы - күзәтүдә

Татарстанда «Бердәм Россия» илкүләм проектларның тормышка ашырылышын күзәтү партия контроле кысаларында төзелеш мәйданнарын тикшерүне дәвам итә.

Бу көннәрдә контрольлек итү буенча эшче төркем Түбән Кама шәһәрендәге шундый объектларны карады. Биредә “Демография” , “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юл” илкүләм проекты кысаларында эш бара. Эшче төркем ике балалар бакчасын һәм яңа төзелүче юлны карады.  Төркемнең җитәкчесе - ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Түбән Камада тиздән әлеге ике балалар бакчасының эшли башлаячагын билгеләде, ул инде объектларда төзелеш эшләренең бетүен, бары тик әйләнә-тирәне төзекләндерү, җиһазларны урнаштыру эшләре генә калуын әйтте.
 “Демография” илкүләм проектын тагын да көчәйтеп, Татарстанда “Хатын-кызның мәшгульлегенә булышлык итү – өч яшькә кадәр булган балаларга мәктәпкәчә тәрбия бирү шартлары тудыру“  төбәк проекты да - гамәлдә. Аны финанслауның гомуми күләме 4,2 млрд сум белән билгеләнә. Проектның максаты - 2024 елга кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызларның мәшгульлек дәрәҗәсен 78,9 процентка кадәр арттыру. Яшь ярымнан өч яшькә кадәр булган балаларга мәктәпкәчә тәрбия бирүне оештыру 100 процент булырга тиеш.
Ә юлларга килгәндә, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юл” илкүләм проектының төбәктәгесе “Юл челтәре”  дип атала. Моның өчен 13064 млн. сум тәгаенланган. Татьяна Ларионова Түбән Камада төзелүче яңа юлның сыйфатыннан канәгать булуын белдерде.

Шундый ук рейд 12 июль көнне Чаллы шәһәрендә дә узган иде.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы депутатлары илдә беренчеләрдән булып илкүләм проектлар кысаларында модернизацияләнүче, төзелүче объектларның исемлеге кертелгән махсус сайт булдырдылар. Анда һәркем үз районы, шәһәре, авылында төзелүче һәр объектның кулланылышка тапшырылу вакытын, сыйфатлы эшне күзәтеп, үз фикерен белдереп бара ала.    

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: