Зәй офыклары

Илшат Гафуров “Ел ректоры” премиясе лауреаты булды

Премия Россиядә беренче тапкыр бирелә, вуз җитәкчеләренә дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровка «Ел ректоры» гомуммилли премиясен тапшырдылар. Бу хакта югары уку йортының медиаүзәге хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә “Милли проектлар һәм профессорлар берләшмәсе форумы кысаларында узды. Бүләкләрне РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Россия профессорлар җыелышы рәисе Владислав Гриб һәм рәистәше Владимир Филиппов тапшырдылар.

Премиягә төрле территорияләрне һәм тармакларны тәкъдим итүче ун ректор лаек булды. Шулай ук классик университетларның, медицина, педагогик, техник югары уку йортларының һәм мәдәният институтларының ректорларын аерым бүләкләделәр. Аларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: