Яңалыклар

Илшат Әминов зәйлеләрне кабул итте

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов үзәк китапханәдә зәйлеләрне шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. Анда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина да катнашты.

Зәйлеләр депутатка үзләрен борчыган, кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Алар авылда яшәүче күп балалы гаиләгә дәүләт ярдәме күрсәтү, күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләренә коммуникацияләр үткәрү, эшкә урнашу, “Путник” гараж ширкәтендә гараж җимерү мәсьәләсен хәл итү, җинаять эшен тикшерүгә булышлык итү, Кара-Елга авылы үзәгеннән Зәй-Әлмәт трассасына кадәр юлны төзекләндерү, инвалид баласы булган гаиләгә ипотека программасы һ.б. сорау, үтенеч-гозерләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Илшат Әминов зәйлеләрне кабул итте
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар