Зәй офыклары

Илсөя Бәдретдиновадан бәяләмә: Иң яхшы мәдәният йорты – Зәйдә!

Илсөя Бәдретдинова "Атказанмаган" исемле концерт программасыннан соң мәдәният йортлары турында фикерен җиткергән.

«Без бик күп йөрибез. Татарстанда гына түгел, читтә дә. Чын күңелемнән инанып әйтә алам, иң зәвыклы, иң чиста, барлык таләпләргә тәңгәл китереп ясалган мәдәният йорты ул Зәйдә. Мактыйсым килмәгәндә, терәп атсалар да мактамыйм. Гримеркага килеп керүгә таң калдык — бөтен нәрсә үз урынында, һәр нәрсә артистка уңайлы, җайлы булсын өчен эшләнелгән. Зал да шундый ук. Мондагы пөхсәлек, ачык йөзлек, кунакчыллык. Менә йөрегез әле сез концертларга! Миңа гына димим! Чөнки каралмаган гына клубларга йөргәндә ни өчен әле Татарстанда иң беренче урында тора торган зәвыклы залга халык җыелмаска тиеш ди.Кешеләрне карыйсың, үзеңне күрсәтәсең, кем нинди күлмәк кигән, кем нинди помада сөрткән, кем кемнең ире белән килгән — атна буе сөйләрлек гайбәт җыеп кайтып китәсең. Рәхмәт! Люблю, не могу!» — ди Илсөя.
https://intertat.ru/news/social/08-12-2019/ils-ya-b-dretdinovadan-b-yal-m-tatarstandagy-i-yahshy-m-d-niyat-yorty-kaysy-rayonda-5698627

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: