Зәй офыклары

Иминлекне кайгыртып

Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә чираттагы "Куркынычсызлык мәктәбе" дәресләре узды. Аның үзенчәлеге шунда, ул хезмәткәрләр өчен генә түгел, үзәккә йөрүче пенсионерларга да бик файдалы булды. Социаль хезмәткәр Светлана Сало янгынның төп сәбәпләре, аның беренче билгеләре, гомер өчен куркыныч туганда иң элек нәрсә эшләргә кирәклеге турында аңлатты. Өлкәннәргә бу...

Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә чираттагы "Куркынычсызлык мәктәбе" дәресләре узды. Аның үзенчәлеге шунда, ул хезмәткәрләр өчен генә түгел, үзәккә йөрүче пенсионерларга да бик файдалы булды. Социаль хезмәткәр Светлана Сало янгынның төп сәбәпләре, аның беренче билгеләре, гомер өчен куркыныч туганда иң элек нәрсә эшләргә кирәклеге турында аңлатты. Өлкәннәргә бу хакта киңәшләр бирелгән өстәмә материаллар да таратылды, алар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар да алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: