Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Имәнлебаштан Нурлыбанат Имамиева Зәй табибларына рәхмәтләрен җиткерә

“Намаз артларыннан табиблар исәнлеген телим”, - дип яза Нурлыбанат апа безгә юллаган хатында.

Гомер көзенә кергән саен авырулар сагалап тора икән. Бик хәлсезләнгәч, киленем Әлфия мине район үзәк дәваханәсенә алып барды. Мине кичекмәстән терапия бүлегенә салдылар. Биредә мине табиб Луиза Идиятова төрле белгечләрдән җентекле тикшерү уздырды, авыру чыганагын тапканчы тырышты. Баксаң, минем ашказанында җәрәхәт ачылган булган икән, шуңа гемоглобин төшеп бетеп, тәмам хәлсезләнгәнмен.

Аннан мине реанимациягә салып, анализларымны  тиешле нормага җиткереп, яшәүгә өмет-ышаныч уяттылар. Биредә дә үз эшенең осталары булган  ак халатлы фәрештәләр Валентина, Роза, Чулпан һәм башкалар  эшли. Алар мине дару-дәрман гына итмичә, җылы сүз белән дә дәваладылар. Хирург Мөхәммәд Мурзаговка исә  аеруча рәхмәтлемен.

Аннан мине хирургия бүлегенә салып,  табиб Борис Шабанов дәвалап бетерде. Шулай итеп табиблар, шәфкат туташлары мине аякка бастырганчы тырыштылар. Барысына да зур рәхмәтлемен, намаз артларыннан һәрбарчасының исәнлеге, иминлегем телим.  Табибларны юкка икенче гомер өстәүчеләр дип әйтмиләрдер. Сәламәт, сихәт булыгыз, ак халатлы фәрештәләр, игелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Игелеккә җан корбан.

Нурлыбанат Имамиева, Имәнлебаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев