Зәй офыклары

Иң матур чыршыга - бүләк

Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәгән шәһәр, район һәм авыл җирлекләрен быел да бүләкләргә булганнар. Узган елда мондый бәйге үткәрелгән иде инде. Традицияне дәвам иттереп, бу юлы да иң матур Яңа ел гүзәле ачыкланачак. Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр иткәнчә, җиңүчеләрне шактый зур күләмдәге акчалата бүләкләр көтә....

Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәгән шәһәр, район һәм авыл җирлекләрен быел да бүләкләргә булганнар. Узган елда мондый бәйге үткәрелгән иде инде. Традицияне дәвам иттереп, бу юлы да иң матур Яңа ел гүзәле ачыкланачак.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр иткәнчә, җиңүчеләрне шактый зур күләмдәге акчалата бүләкләр көтә. Бу максатларга Татарстан Министрлар Кабинетының резерв фондыннан 8 миллион 250 мең сум бүлеп бирелгән. Конкурсның нәтиҗәләре 1 февральгә кадәр игълан ителәчәк.
Якындагы көннәрдә Иҗтимагый палата конкурсның положениесын әзерләп раслаячак, шулай ук бәйгегә тәкъдим ителгән чыршыларны карау буенча эшче төркем булдырылачак. Шулай да бәйгенең үткәрелү вакыты һәм номинацияләре инде билгеләнгән.
Анатолий Фомин бәйге 2014 елның 20 декабреннән алып 2015 елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, дип белдерде. Әмма гаризаларны - фото һәм видеоматериалларны - 15 гыйнварга кадәр тапшыру таләп ителә. Узган елдагы бәйгедән аермалар да бар. Бу юлы алдагы елдагы өч номинациягә тагын берәү өстәлгән - иң матур чыршы авыл җирлекләрендә (андыйлар Татарстанда 868) дә билгеләнәчәк. Җиңүчеләр бу номинациядә 5 зональ төркемгә бүлеп билгеләнәчәк. Аларның һәрберсендә беренче, икенче, өченче урын яулаучылар ачыкланачак.
Беренче өч номинациядә беренче урын алучылар 1 миллион сум белән бүләкләнәчәк, икенче урын өчен - 500 мең сум, өченче урын өчен - 250 мең сум биреләчәк. Авыл җирлегендә уздырылган конкурста җиңүче 300 мең сум акча алачак. Икенче урынга чыккан авыл - 200 мең, ә өченче урын яулаганы - 100 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә ия булачак.
- Яңа ел ялларында комиссия әгъзалары районнарда булып, чыршыларга үз бәясен бирәчәк. Авыл җирлекләренең һәркайсында булып кайту авыр булачак, билгеле. Шуңа да муниципаль берәмлекләр 1 этапны үзләре үткәреп, авыл җирлегендәге иң матур бер чыршыны ачыклый. Аннары инде республика комиссиясе шулар арасында 5 зональ төркемдәге җиңүчеләрне билгелиячәк, - дип аңлатты Анатолий Фомин.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/39530-i%D2%A3-matur-chyirshyiga-b%D2%AFl%D3%99k.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: