Зәй офыклары

Индус Таһиров: Татарстан - Россиянең башка субъектлары өчен үрнәк

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең эшен лаеклы дәвам итә.

Татарстан - Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен үрнәк, бу -Рөстәм Миңнехановның республика Президенты вазифасында эшләгән вакыттагы казанышы. ТР Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән әңгәмә вакытында әнә шулай дип белдерде.
«Рөстәм Миңнехановның казанышлары һәм уңышлары күп. Беренчедән, бу -республика икътисады. Икенчедән, милләтара мөнәсәбәтләр, Татарстанны дөнья аренасына чыгару», - ди Индус Таһиров.
«Рөстәм Миңнеханов алдында катлаулы бурычлар тора. Бөтен дөнья карантинда тора һәм республиканы алга таба нинди юллар белән алып бару мәсьәләсе туа. Президентка бурычларны үтәүдә уңышлар телибез", - дип билгеләп үтте ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: