Зәй офыклары

Җиңүнең 74 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы

9 майда Зәйнең «Энергия» стадионында шәһәр мәктәпләре һәм предприятие- оешмалары һәм учреждениеләре командалары арасында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.

Эстафета ачылу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, аның урынбасары Александр Чапков катнашты. Мәктәп командалары арасында 4нче мәктәп җиңүче. Икенче һәм өченче урыннарны татар гимназиясе белән 7 нче мәктәп командасы бүлеште. Предприятие, оешма һәм учреждениеләр командалары арасында ГРЭС җиңүче. 4 нче һәм 7 нче урта мәктәп командалары -II,  политехник колледжы III урында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: