Зәй офыклары

Инспекторлар - мәктәпләрдә

Зәйнең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлары белән берлектә мәктәпләрдә булып, юл кагыйдәләрен искәртү буенча профилактик сөйләшүләр алып бардылар. Очрашулар 3, 5, 6, 7нче мәктәпләрдә үткәрелде.

- Мондый профилактик эшчәнлек, җәйге чорга керә бару сәбәпле, яшүсмерләрнең юлларга велосипед, самокатларда чыга башлавы белән актуаль. Шаярышып, аны-моны уйлап тормыйча зур юлларга чыгу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шуңа да игътибарны арттыру, кабат-кабат юл кагыйдәләрен искәртү кирәк. Балаларны тәүлекнең караңгы вакытында урамга чыгарып җибәргәндә, аларның киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу да бик мөһим, - ди ЮХИДИ башлыгы вазифасын башкаручы Рөстәм Биктаһиров.

Очрашу барышында балалар инспекторларга төрле сораулар да бирделәр, ә иң активлар, кагыйдәләрне белүчеләргә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетелгән сумкалар тапшырдылар. Профилактик чараларда 110 бала, 15 педагог катнашты. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: