Зәй офыклары

Инстаграмда Аксар авылының да бите бар

Интернет барлыкка килгәч дөнья үзгәрде. Безгә бөтенләй билгеле булмаган яңа өлкәләр барлыкка килде. Интернет челтәрендә блоглар ачылды. Блог- ул сайт, электрон бит. Шул битне һәрвакыт яңартып торучы кеше блогер була. Ул блогка күп кеше кызыксына алырлык фотосурәтләр куя һәм аңлаешлы матур сүзләр белән язма яки видеоязма урнаштыра.

Инстаграмда безнең Аксар авылының да бите бар. Авылыбызның кызыклы күренешләре, гаҗәпләнерлек  табигать сурәтләре, матур йорт, чәчәкле урамнары, кешеләре күрсәтелгән сайтның 1151 язылучысы бар. Бу битне ачып инде берничә ел фотолар, язмалар белән уртаклашып баручы Рушат Мөхлис улы Зиннәтов. Без андагы авылыбызнын матур урам күренешләрен, төзек йортлары, гаҗәеп матур табигать күренеше фотоларын күреп сокланабыз. Әле күп кенә кирәкле  белдерүләр, яңалыкларны да шуны ачып карап беләбез. Авылыбызда кемнәрнең юбилейлары, туйлары, кемнәр армия сафларына алынган, кемнәр кая барып ял итеп кайтканнар, мәктәптә һәм мәдәният йортларында нинди мәдәни чаралар көтелә, үткәрелгән бәйрәмнәрдән фотоларны шуннан танышып барабыз. Сабантуй күренешләрен, сабакташлар очрашуы мизгелләрен күрәбез. Хәерле иртә, хәерле көн яки исәнмесез авылдашлар дип башланып уңышлар телим, сәламәт булыгыз, дип тәмамланган язмалар барыбызның да кәефләрен күтәрә.
Рушат үзе Түбән Кама шәһәрендә яшәп, шунда мәктәптә укытучы булып эшләсә дә, бу блогны алып барырга да вакыт таба. Ул - күпкырлы шәхес. Мәктәп елларыннан ук спортны яратып үсте.  Хәзер дә спорт ярышларыннан читтә калмый. Минем аларнын өйләрендә стенага куелган ярышларда алынган медальләрен күреп гаҗәпләнгәнем бар. Рушат әле  тамада да. Рәхәтләнеп туйлар, юбилейлар алып бара. Җыелган халыкны мәгънәле сөйләме, тапкыр сүзе белән көлдереп, уеннарга җәлеп итә ала. Менә шулай тормышның күп өлкәсеннән хәбәрдар, тәмле телле, иркен аралашучан кеше ул Рушат. Авылда яшәүче әнисенең ярдәмчесе дә, ышанычлы таянычы да. Авылда һәм читтә яшәүче авылдашларын туган авылы яңалыклары белән таныштырып баручы оста блогер да.  

Гөлнур Әхмәтҗанова.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: