Зәй офыклары

Интернациональ бурычын Әфганстанда намус белән үтәгән

Интернациональ бурычларын Әфганстанда намус белән үтәгән егетләребез арасында югары Мәлем авылында туып-үскән, бүгенге көндә Зәйдә яшәүче Газинур Гыйбадуллин да бар.

Берничә көн элек ул безнең редакциядә булып китте. Аның белән хәрби хезмәт вакытында төшкән фоторәсемнәрне карап утырдык.
-Күпме еллар үтсә дә, Әфганстанда үткән хезмәт вакыты онытылмый. Яшьрәк вакытларда төшләргә кереп, кычкырып уянган вакытлар булгалады, - дип искә ала Газинур.
Бүгенге көндә ул “СМП-Нефтегаз” АҖендә машина йөртүче булып эшли.
Ул хәрби хезмәткә 1982 елның 28 мартында алына. Бер төркем егетләрне Казаннан эшелон белән турыга Төрекмәнстанга алып китәләр. Бернинди һөнәре, белгечлеге булмаган Газинур, башкалар кебек үк, биредә ике айлык әзерлек курслары үтә.
- Барлык төр сугыш коралын кулланырга өйрәндек. Әфганстанга әзерләүләрен сиздек. Барасызмы, дип сорап торучы булмады, без дә бармыйбыз, димәдек.  40лап егетне хәрби вертолетка утыртып, Әфган җиренә алып киттеләр. Ком һәм таштан башка бернәрсә дә булмаган урында башта палаткаларда яшәргә туры килде, - ди Газинур.
Казаннан Төрекмәнстанга алып киткәндә ул Казан, Чистай,  Яшел Үзән, Әлмәт,  Әгерҗе егетләре белән бергә була. Шунысын әйтик, Яшел Үзән сүзен искә алганда Газинурның күңеле тулды, күзеннән яшь бәреп чыкты. Чөнки хәрби хезмәт үткәндәге  бер очракны ул хәзер дә оныта алмый.
-Миңа берничә мәртәбә хәрби операцияләрдә катнашырга туры килде. Шундый операцияләрнең берсендә Татарстан егетләренең, дөресрәге, Яшел Үзәннән ике егетнең һәлак булуын, аларның ничек итеп чит җирдә үлеп ятканнарын күрергә туры килде. Безнең полк солдатлары катнашындагы бер бәрелештә мондый хәл булды. Шул тирәдә икенче бер совет подразделениесенең башка бурыч үтәүче  “КамАЗ” машинасы ватылып, башкаларыннан аерылып кала. Машинада ике солдат утырган була: берсе - шофер, икенчесе янәшәдә утыра. Алар машинаны ремонтлап, зур тизлек белән үз колонналарын куа китәләр. Биредәге юллар тау арасыннан бара, борылышларда каршыга нәрсә килеп чыгасын да белеп булмый. Менә шундый борылышта әлеге егетләр иярләгән машина дошманның чит ил машинасы белән бәрелешә.Без алар янына килеп җиткәндә егетләр шул урында җан биргәннәр иде. Аларның икесен дә Татарстаннан, Яшел Үзәннән диделәр, - дип искә алды Газинур.
Пехотачы буларак, аңа  шактый гына хәрби операцияләрдә катнашырга туры килсә дә, ул туган ягына исән-сау әйләнеп кайта. Шулай да авырып, ике ай Төрекмәнстанның Чарджоу шәһәре госпиталендә дәваланып, яңадан Әфганстанга җибәрелә.
Газинур Гыйбадуллин өчен хәрби хезмәт 1984 елның августында тәмамлана. Бу көнне ул бүгенгедәй хәтерли, чөнки 18 солдат хәрби машинада Советлар Союзы һәм Әфганстан арасындагы күпердән чыга.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: