Зәй офыклары

Интернет безгә кирәкме?

Зәй үзәк китапаханәсе уку залында 4нче мәктәпнең IX "Б" сыйныфы укучылары өчен "Интернет: риза һәм каршы" дигән темага сөйләшү узды. Ул "Кеше. Закон. Дөреслек" клубы чарасы буларак оештырылды. Бүген интернет - мәгълүмат алу өчен заманча иң уңайлы чыганак кына түгел, ә ерак арадан аралашу, белем алу, төрле хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге...

Зәй үзәк китапаханәсе уку залында 4нче мәктәпнең IX "Б" сыйныфы укучылары өчен "Интернет: риза һәм каршы" дигән темага сөйләшү узды. Ул "Кеше. Закон. Дөреслек" клубы чарасы буларак оештырылды. Бүген интернет - мәгълүмат алу өчен заманча иң уңайлы чыганак кына түгел, ә ерак арадан аралашу, белем алу, төрле хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге дә. Әмма интернетның өстенлекләре белән җитешсезлекләре дә бар: болар - мошенниклык, шәхси мәгълүматларны урлау, вирус куркынычы, спам, порнография. Бар әйбернең кебек, интернетның да уңай һәм тискәре яклары бар. Ә безгә ул кирәкме? Ул нәрсә бирә: яхшылыкмы әллә начарлыкмы? Бу мәсьәләгә ачыклык кертү - сөйләшүнең төп темасы иде. Балалар ике төркемгә бүленде: кем интернет өчен һәм кем каршы. Клуб әгъзалары тарафыннан күп дәлилләр китерелде. Очрашуга анализ ясап, без интернетның дус һәм дошман булырга мөмкин булуы турында әйтәбез. Бөтенесе дә интернеттан файдаланучыдан, ягъни бездән тора. Интернет безгә ярдәмче һәм ышанычлы дус булсын.

З. Гыйльманова, уку залының баш китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: