Яңалыклар

Интернет-бәйлелектән ничек котылырга?

Бүгенге тормышны заманча коммуникация чараларыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Бер яктан дөньяви челтәр – ул җиңел юл белән мәгълүмат табу, яңа танышлар булдыру, туганнар, якыннар белән җиңел юл белән элемтәдә тору. Уку процессын һәм күпчелек эшләрне компьютер, интернетсыз башкарып та булмый. Әлбәттә, кеше интернет белән эшләп, чама белсә, реаль тормыштан аерылмаса – бик яхшы. Кызганычка, интернет, социаль челтәрләрнең зыянлы яклары да юк түгел шул. Йокысызлык, кызып китүчәнлек, депрессия, интернетка бәйлелек, реаль тормышта аралаушадан курку – боларның барысына да интернет сәбәпче булырга мөмкин.

Соңгы ун елда аеруча яшүсмерләр арасында җәмгыятьтә интернет-бәйлелек зур проблемага әверелде. Интернетка бәйлелекне алкоголь яисә наркотикларга бәйлелек белән тиңләргә була. Мондый бәйлелек  кешегә зур зыян сала: кеше башкалар белән аралашудан курка башлый, йокы бозыла һ.б. Мондый бәйлелек гаиләнең таркалуына да китерергә мөмкин.
Әгәр сезнең якын кешегез монитор алдында бик озак утыра башласа – уйланырга сәбәп бар. Бәлки, аңа игътибарны арттырырга кирәктер, ә бәлки, сез үзегез интернетта кирәгеннән артык утырысыздыр?  Реаль яисә виртуаль тормыш белән яшәүне олы кеше үзе сайлый. Иң мөһиме шуны аңларга кирәк – социаль челтәр аша аралашу дуслар һәм туганнар белән күрешеп аралашу  рәхәтлеген бирә алмый. Чаманы белеп, компьютердан арынып торырга  ихтыяр көче табыгыз, гаиләгез белән аралашыгыз, кинотеатрга барыгыз, ашарга әзерләгез, балагыз белән сөйләшегез...  Шунысын да әйтергә кирәк, улыгыз яисә кызыгызны интернет челтәреннән тиз генә биздерә алмассыз. Якын кешегез бу мәсьәләдә тиз генә контактка бармас. Монда сезгә психолог ярдәмгә килә ала. Ул виртуаль тормышның файдасыз икәнлеген аңлатыр, дөрес юнәлеш бирер.
Виртуаль тормыштан  көн саен акрынлап киткән очракта, яхшы нәтиҗәгә ирешелер һәм интернетны бары тик файдалы максатта гына кулланырга өйрәнеп булачак.
Юлия Верхотурцева, “Шатлык”социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге психологы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Интернет-бәйлелектән ничек котылырга?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар