Зәй офыклары

Инвалидны сөендерделәр

Район мәдәният йорты (Мирный бистәсе) хезмәткәрләре авыр хәлгә тарыган хезмәттәшләрен онытмыйлар.

Бу көннәрдә алар инвалидлар декадасы кысаларында беренче группа инвалид Фәния Гарәпшинаның өенә барып, хәлен белделәр. Фәния Гарәпшина шактый еллар мәдәният йорты директоры булып эшләде. Авыру сәбәпле, йөри алмас хәлдә булса да, ул - көчле рухлы, оптимист кеше. Хезмәттәшләре ул яратып тыңлый торган җырларны башкардылар, коллектив исеменнән бүләк тапшырдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: