Яңалыклар

Ир-егетләр - илнеке

Аксар мәдәният йортында үткәрелгән кичә шулай дип аталды. Ничә еллар дәвамында “Солдат хатлары”, “Сәлам юллыйм” дип үткәрелгән бәйрәмнең исемен нигә үзгәртте икән аксарлылар дисезме?

Бик күп кенә матур чаралар нәкъ менә Аксарда яңарыш таба да инде. Үтсен дә китсен дип түгел, тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп үткәрәләр бәйрәмнәрне. Ир-егетләр бәйрәменә багышланган кичә - шуның ачык мисалы. Аксарда быел  бер генә солдат хезмәт итә. Шулай булгач, бәйрәмне үзгә итеп үткәрмичә булмый дип киңәштеләр дә беренче эш итеп солдат альбомнары, формалары, фотографияләр җыярга  керештеләр китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре. Шулардан бик матур күргәзмә төзеп куйганнар. Җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов: ”Шәп булган, кызлар, әйбәт уйлагансыз, әле мондый күргәзмә район буенча бер авылда да юк”, - дип мактап та куйган үзләрен.
Бәйрәм авылның иң  өлкән,  хөрмәтле кешесе Салих абый Зиннәтовның  кайда ничек хезмәт итүе турында  экранда видеоязма белән башланып китте. Буыннар алышына торды. Миннәкыйф абый Яһудин хезмәт итүе турында сөйләп кенә калмыйча, гармунда “Шахта” көен  уйнап, авылдашларына сәлам юллады. Төрле буын солдатлары берсеннән-берсе калышмыйча, кызып-кызып ничек хезмәт итүләре турында сөйләделәр. Сәйдәш Мирсәевнең әти- әнисен сәхнәгә чакырып, авылдашлар алдында  чын ир-егет үстерүләренә рәхмәт әйтеп, бүләк тапшыру бәйрәмне тагын да ямьләде. Кичә концерт номерлары белән аралашып барды.
Бәйрәм беткәч тамашачы кайтып китәргә ашыкмады, күргәзмәгә куелган әйберләрне карап,  фикерләр уртаклашты. Бу матур чара дәвамлы булсын, дигән теләктә калабыз.                                         Аксар халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ир-егетләр - илнеке
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар