Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Ир-егетләр һөнәрен үз иткән ханым

Гөлнур Кәримова - хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгының өлкән ярдәмчесе.

Хәрби комиссариат хезмәткәрләре арасында озак еллар һәм нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләрне күпләребез белә һәм ихтирам итә. Шуларның берсе – Кораллы Көчләрнең граждан хезмәткәре категориясендәге Гөлнур Кәримова. Ул - хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгының өлкән ярдәмчесе.

Гөлнур Лотфулловна хәрби комиссариатка эшкә 1985 елда килә. Берничә ел ул техник хезмәткәр була. 1988 елда аны хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгының өлкән ярдәмчесе итеп билгелиләр. 35 ел хезмәт стажы булган ханым – хезмәт ветераны. Чакыру буенча хәрби хезмәткә китүчеләр белән эшли. Армия сафларына алынучыларның документларын формалаштыру, чакырылучыларга повесткалар тапшыру, хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне эзләү һәм башкалар – барысы да аңа йөкләнгән.
-Мин бирегә эшкә хәрби комиссар булып Геннадий Топоров эшләгәндә килдем. Аны хәзер дә чын хәрби кеше буларак искә алам. Элегрәк хәрби комиссариатларда офицерлар шактый күп иде, хәзер киресенчә – хәрбиләр аз калды, - ди ул.
Алай гына да түгел, хәзер биредә хезмәт куючыларның күпчелеге хатын-кызлар һәм бу начар да түгел, чөнки хәрбиләргә хас дисциплина, тәртип алгы планда булган учреждениедә хатын-кызлар булу биредә ниндидер җылылык өсти, киеренкелекне йомшарта сыман.
-Хезмәтемне яратып башкарам. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр белән аралашырга яратам. Сер түгел, аларның кайберләре армиягә теләп китми. Ә менә алар белән чын дусларча, ачыктан-ачык аралашкан очракта, алар ачылалар, хәтта серләрен дә сөйлиләр. Мин хәрби комиссариат аша узучы һәр егеткә үз балама караган кебек карыйм, - ди Гөлнур Лотфулловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев