Зәй офыклары

Җир участокларыннан законсыз файдалануга штрафлар арта

Җир участокларын законсыз рәвештә үзләштергән физик затларга салына торган штрафның минималь күләме 5 мең сумга җиткән: элек ул 500 сум булган. Вазыйфаи затлар җир законнарын бозган өчен 20 мең сумнан алып, ә юридик затлар исә 100 мең сумнан алып штрафка тартылырга мөмкиннәр. Җирләрне максатчан файдаланмаган очракта штрафлар күләме физик затларга...

Җир участокларын законсыз рәвештә үзләштергән физик затларга салына торган штрафның минималь күләме 5 мең сумга җиткән: элек ул 500 сум булган. Вазыйфаи затлар җир законнарын бозган өчен 20 мең сумнан алып, ә юридик затлар исә 100 мең сумнан алып штрафка тартылырга мөмкиннәр. Җирләрне максатчан файдаланмаган очракта штрафлар күләме физик затларга кимендә 10 мең сумга, вазыйфаи затларга 20 мең сумга, юридик затларга 100 мең сумга төшәчәк. Җирдән файдалану өлкәсендә хокук бозганнарны административ җаваплылыкка тартуның яңа тәртипләре быелның 20 мартыннан гамәлгә кергән. Бу хакта ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин мәгълүмат бирде, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: