Зәй офыклары

«Иреклеләр – балаларга» IX Бөтенроссия акциясе: бүген көндез ил буенча телекүпер оештырыла

Балаларга ярдәм итү фонды тугызынчы тапкыр «Иреклеләр – балаларга» Бөтенроссия акциясе башлану турында игълан итте.

Әлеге проектның беренче чаралары төбәкләрдә 20 июньдә старт алды. Ә 25 июньдә уникаль вакыйга – «Уйланылмаган тарихлар» телекүпере уза.

2020 елда «Иреклеләр – балаларга» акциясендә катнашучылар өчен эшнең өстенлекле юнәлеше булып балаларны һәм яшүсмерләрне авыр тормыш хәлендә калган һәм ярдәмгә мохтаҗ яшьтәшләренә, кызларга һәм малайларга ярдәм күрсәтүгә актив җәлеп итү тора. Башка сүзләр белән әйткәндә, бу елның шигаре – «Балалар – Балаларга» .

25 июньдә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да башланачак «Уйланылмаган тарихлар» телекүпере балалар үзләре уйлап тапкан һәм тормышка ашырылган волонтерлык инициативаларына багышланачак. Сәнгать һәм медиатехнологияләр мәктәбендә урнашкан студиядән эфирга яшь волонтерлар, Мәскәүнең гаилә һәм балачакка ярдәм итү үзәкләренең берсе, Лиза Алерт эзтабарлар отряды, «Игелек арифметикасы» фонды, башкаланың күп балалы гаиләләре берләшмәсе вәкилләре чыгачак. Алар арасында Петропавловск, Камчатка, Новокузнецк, Киров, Волгоград һәм Россиянең башка почмакларыннан килгән яшьтәшләре бар.

Бик күп нәрсәләр турында сез «Уйланылмаган тарихлар» телекүперен карагач белә аласыз. Моның өчен 25 июньдә 10.00 сәгатьтә түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://youtu.be/rn9FcRA259g

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: