Зәй офыклары

Ирен кыйнаган өчен хөкем ителгән

Суд 32 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарган.

Агымдагы елның июнендә ирен кыйнаган өчен әлеге хатын-кыз җәмәгать суды карары белән (административ хокук бозу) 60 сәгать мәҗбүри эшләргә тартылган була. 2019 елның август аенда кич белән хатын-кызның үз фатирында исерткеч эчемлекләр кулланып аның туган көнен билгеләп үткән вакытта ир белән хатын арасында низаг чыга. Хатын башта  иренең  муенын тырнап ала, аннан соң ире идәнгә егылып төшкәннән соң, өч мәртәбә аркасына һәм өч мәртәбә сул иңбашына тибә. Шул сәбәпле,  ире сәламәтлегенә зыян сала.
Суд барышында хатын-кыз гаебен өлешчә таный. Ире судтан хатынын җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Суд хатын-кызга карата 200 сәгать мәҗбүри эшләргә тарту турында хөкем карары чыгара.
Хөкем карары әлегә көченә кермәгән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: