Зәй офыклары

Җиргә охшаган планета табылган

"НАСА" Америка космик агентлыгы галәм киңлекләрендә Җиргә охшаган тагын бер планета табылуы турында белдерде, дип сөйли үзәк матбугат чаралары. "Кеплер" дип аталган Америка орбиталь аппараты үз йолдызлыгы тирәсендә әйләнүче Җиргә охшаган экзопланета барлыгын ачыклаган. Галимнәр сүзләренчә, планета үз кояш-йолдызыннан тереклек мөмкин булган ераклыкта урнашкан, әмма Җирдән бер ярым мәртәбә зуррак....

"НАСА" Америка космик агентлыгы галәм киңлекләрендә Җиргә охшаган тагын бер планета табылуы турында белдерде, дип сөйли үзәк матбугат чаралары. "Кеплер" дип аталган Америка орбиталь аппараты үз йолдызлыгы тирәсендә әйләнүче Җиргә охшаган экзопланета барлыгын ачыклаган. Галимнәр сүзләренчә, планета үз кояш-йолдызыннан тереклек мөмкин булган ераклыкта урнашкан, әмма Җирдән бер ярым мәртәбә зуррак. Kepler 452b дип аталучы планетада бер ел вакыт нәкъ бездәгечә дип фаразлана. Ләкин анда барып җитү өчен хәзерге техник мөмкинлекләр белән 500 меңнән дә артык ел кирәк булырга мөмкин дип исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: