Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Ирина Коронова: Рәхмәт, бабай, тыныч еллар, аяз күк йөзләре өчен!

Еллар узса да, син мәңге безнең йөрәкләрдә!

Исай Иванович Портнов, ТАССРның Зәй районы Югары Баграж авылында туып үсеп, гаилә корып, 6 баланың кечесен күрми дә сугышка киткән. Кире туган ягына, туганнары янына әйләнеп кайтмаган. Безнең илнең бәйсезлеген саклап, сугыш кырында вафат булган.

Бабайның гаиләсенә язган соңгы хаты һаман гаиләдә кадерле истәлек булып саклана.

Соңгы хатында ул шундый сүзләр язган: "Исайдан син җәмәгатем Феклага бик сагынып күптән-күп сәлам. Мин әткәгездән Аннага, Маринага, Анастасиягә, Федорага, Федосияга, улым Иванга, мин барыгызны да бик сагынып, күптән-күп сәлам. И бар туганнарга миннән бик күп сәлам. Исән-сау торасызмы, ашарыгызга бармы, кайда торасыз? 8 ай сездән хат алганым җук, мин үзем исән-сау, таза, Аллага шөкер. Җарый, мин сезгә шуны телим: исән-сау булыгыз, кайтып житәрмен".

Кайтырмын, дигән бабай соңгы хатында, ләкин, кайтырга насыйп булмаган, соңгы хаты килеп житкәнче, бабабыз яу кырында ятып калган. Без аның белән горурланабыз!

Оныгы Ирина Коронова (Муханова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев