Зәй офыклары

Ирина Шейк турында кызыклы мәгълүматлар

1986 елның 6 гыйнварында Чиләбе өлкәсе Еманжелинскта туган Буе 178 см, авырлыгы 53 кг. Инстаграмда 14,6 млн язылучысы бар.

Ирина төп чыгышы белән татар нәселеннән. Әтисе — шахтер, үпкә авыруыннан иртә вафат була. Әнисе музыка укыткан. Табигать Иринаны тышкы гүзәллек белән бик юмарт бүләкләгән.
Тәрбия алуында Иринаның әбисе Галия Шәйхлисламованың өлеше зур. Әбиләре Ирина белән аның сеңлесе Татьянаны үстерергә булыша, чөнки әниләре ике эштә эшли торган була. Галия Гайнисламовна - үзе дә зур тормыш тәҗрибәсе алган мөхтәрәм ветеран. Ул 1924 елда Сибайда (БАССР) туа һәм Бөек Ватан сугышы вакытында разведчик буларак катнаша, Бөек Җиңүне Австриядә каршылый. Ә сугыштан соң элеваторда эшли.
«Син һәрвакыт безнең хәтеребездә шат күңелле, игелекле, кайгыртучан, тормышны сөюче булып каласың! Без синең белән горурланабыз һәм яратабыз! Бары тик көчле хатын-кыз гына, син кебек, 19 яшендә үз ихтыяры белән безнең Ватаныбызны якларга барырга мөмкин!",- дип яза Ирина инстаграмда, 2013 ел ахырында вафат булган Галия әбисен искә алып.
Ирина социаль челтәрләрдә әбисе белән төшкән фотосурәтләрне бүлешкән, әбисе исән чакта еш Сибайда булган.
Ирина Шейк футболчы Криштиан Роналду белән мәхәббәт кыйссасы аркасында бөтен дөньяга билгеле булды.
Тагын бер мөһим нәрсә: Ирина Россия турында яратып сөйли, үз Ватаны турында еш искәртергә ярата.
Моннан тыш, биш ел элек Ирина Манхэттенда 6 миллион долларлык 2 мең квадрат футов мәйданы булган кондоминиумны сатып алган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: